ТР Экология министрлыгы Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе бу төндә Осиново бистәсендә күкертле водород буенча артуны кабат теркәде

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

4 апрельдә 21:20 сәгатьтән 7:40 сәгатькә кадәр Осиново бистәсендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе атмосфера һавасында күкертле водород буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациянең артуын теркәгән. Максималь арту тапкырлыгы 2,67 рөхсәт ителгән иң чик концентрация тәшкил итә.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре белән берлектә төнлә күчмә экологик лаборатория тарафыннан «Салават Күпере» микрорайонына Илһам Шакиров урамы, 5нче йорт буенча атмосфера һавасын сайлап алу өчен чыгалар. Сайлап алу урынында җилнең Төньяк юнәлеше теркәлгән, анда штиль өстенлек итә. Микрорайонда  күчмә лаборатория артып китүләр фактын теркәмәгән. Федераль күзәтчелеккә тиешле объектларның якын урнашуын исәпкә алып, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә, шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә тапшырылды. Шулай ук Экология министрлыгы белгечләре атмосфера һавасын күчмә экологик лаборатория белән тикшерүне дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International