«Татарстан халыкларының экологик традицияләре». Минзәләдә милли мәдәниятләр фестивале узды

2023 елның 7 апреле, җомга

Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә Татарстан халыкларының республика фестивале узды. Фестиваль экологик традицияләр темасына багышланды. Исегезгә төшерәбез, бу ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Конкурста 5 команда катнашты-алар Менделеевск, Актаныш, Сарман районнарыннан һәм Минзәлә шәһәреннән укучылар. Жюри составына ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре керде.

Һәр коллектив татар, мари, чуаш һәм Идел буе халыкларының табигать һәм экология белән бәйле гореф-гадәтләре турында сөйләде. Һава, су һәм җир – безнең ата-бабаларыбыз кадерләгән һәм киләчәк буынга саклау һәм тапшыру өчен калдырган мөһим нәрсәләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча 1 урынны Минзәлә шәһәренең 3 нче мәктәбе командасы, 2 урынны Сарман районының Карашай – Саклау мәктәбе командасы, ә 3 урынны Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбе командасы алды.

«Мондый чаралар республикабызда яшәүче халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга гына түгел, ә экологик мәдәният  дәрәҗәсен күтәрүгә һәм балаларга һәм яшьләргә экологик белем бирүгә дә юнәлдерелгән», - дип ассызыклады Кама буе территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International