«Общий Сбор» бөтенроссия онлайн конкурсы март аенда ук старт алды. Конкурс «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» сулык ярларын чүп-чардан чистарту акциясе кысаларында үткәрелә. Конкурсны оештыручы - Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы.
Конкурста экологик тормыш рәвеше алып баручы волонтерлар катнаша ала. 30 майга кадәр катнашучыга үзенә теркәлергә яки дуслар командасын җыярга кирәк (кем дигәндә 10 кеше). Сайтта теркәлгәннән соң беренче 1000 катнашучы: https://сбор-волонтеров.рф/otpravit-zayavku.html «Россия суы» бөтенроссия акциясе символикасы белән волонтерлык җыелмалары алачаклар.
Быел конкурс 7 номинациягә бүленгән: шуларның 4се шәхси һәм 3се команда номинациясе, һәр номинациянең тулы тасвирламасын сайтта белергә мөмкин https://сбор-волонтеров.рф/.
Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар икенче ел рәттән «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче булдылар. 2022 елда Татарстанда яр буе территорияләрен чистарту чараларында 300 меңнән артык кеше катнашты, 34 мең куб.метр чүп-чар җыелды. Хәзер һәр өченче татарстанлы - экологик чараларда һәм акцияләрдә катнашучы.