Әлмәт шәһәр суды экологларны яклады. Хокук бозучыга табигатькә китерелгән зыян өчен 75 мең сум түләргә туры киләчәк

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәттә хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 75 946 сум күләмендә капларга мәҗбүр иттеләр. Әлмәт шәһәр суды шундый карар чыгарды. Элегрәк, 2019 елда, ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә җитештерү базасы территориясендә туфракның нефть продуктлары белән пычрануын ачыклаган иде. Пычрану мәйданы 29,21 кв.м тәшкил итә. Экологлар туфрак пробаларын сайлап ала. Анализ нәтиҗәләре буенча нефть продуктлары буенча 9,6 тапкыр артыклык ачыкланган. Табигатьне саклау законнарын бозган өчен физик зат  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6  статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 3 мең сум күләмендә штраф язылды. Моннан тыш, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Федераль законның 7 статьясы нигезендә, административ җаваплылыктан тыш, хокук бозучы әйләнә-тирә мохиткә зыянны каплау бурычын да үти. Инспекторлар тарафыннан 75 946 сум күләмендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян исәпләнгән. Гаепле кеше 3 мең сум күләмендә штраф түли, әмма үз теләге белән зыянны каплаудан баш тарта. Шуңа бәйле рәвештә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе  Әлмәт шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International