Татарстанда өмәләр дәвам итә

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Республикада санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру буенча чаралар уза. Аңа беренчеләрдән булып «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары да кушылды. Апрельнең беренче атнасында «Чиста булачак» волонтерлары 16 табигатьне саклау чарасы оештырды.

Әйтик, Казанда Казансу яр буенда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активының өмәсе узды. Катнашуга 44 волонтер кушылды, 2 сәгать эчендә 26 капчык чүп-чар җыелды. Мондый өмәләр республика районнарында да узды.

Әлки районы Нәби Дәүли  исемендәге Базарлы-Матак гимназиясе укучылары. «Геройларга» паркында өмәгә чыктылар һәм «Хәтер бакчасы» һәм «Чиста яр» акцияләрендә катнаштылар. Мөслим районының Әмәкәй мәктәбе укучылары обелиск территориясен чистарттылар, ә Мамадыш районында Усали мәктәбенең «Җир әлифбасы» командасы инеш территориясен, балалар мәйданчыгын һәм мемориаль зонаны чистартты. Кайбыч районының Берлибаш мәктәбе дә читтә калмады һәм Берлибаш авылында өмә үткәрде. Үзләренең мәктәп яны территорияләрен Спас районы Сарман мәктәбе, Болгар мәктәбе һәм Балалар иҗаты йорты һәм Чистай шәһәренең 6 нчы мәктәбе укучылары чистартты. Ә Яңа Чишмә районы мәктәп-балалар бакчасы хезмәткәрләре коллектив рәвештә Яңа Чишмә авылындагы ныгытылган территорияне җыештыруга чыктылар.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре, активистлар, волонтерлар һәм республиканың күп районнары өмәләргә чыкты инде. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International