Экологлар һәм Лениногорск балалар бакчасы балалары урман буйлап сәяхәткә чыктылар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районының 14 нче «Родничок» балалар бакчасының «Кояшлы» һәм «Ал җилкәннәр» әзерлек төркемнәре өчен «Урман көче» дигән экологик дәрес үткәрделәр.

Экологлар балалар белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Уен формасында балаларга агачларның һаваны барлык тереклек ияләре сулый торган кислород белән туендыруын, үсемлекләрнең туфракта дымны сакларга ярдәм итүен һәм табигый су әйләнешендә катнашуы турында сөйләделәр. Дәрес вакытында балалар үзләре дә урман халкына әверелделәр – кошлар, төлкеләр, куяннар булып экологларга кырларга зыян китерүчеләрне-кимерүчеләрне һәм бөҗәкләрне табарга ярдәм иттеләр.

Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар викторина уйнадылар, анда алар инспекторларның барлык сорауларына җавап бирделәр һәм экологларга яңа агачлар утыртырга ярдәм иттеләр.

Дәрес ахырында барлык катнашучылар да экологик тематикага китап-буяулар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International