Казан экология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабына старт бирү өчен илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршы алды.
Россиянең барлык төбәкләреннән 309 катнашучы чакырылган экология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү өчен мәйданчык булып Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты тора.
Катнашучыларга теоретик һәм проект турлары биремнәрен үтәргә туры киләчәк. Ярышлардан тыш, Педагог һәм укытучы елына багышланган кызыклы мәдәни һәм белем бирү чаралары оештырылачак. Балалар Зеленодольск районындагы «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына экскурсия ясаячаклар. Ә озата баручылар «Экология һәм тотрыклы үсеш» конференциясендә, шулай ук «Экология һәм тотрыклы үсеш: Олимпиада хәрәкәте» семинарында катнашачак.
Справочно;
Бөтенроссия укучылар олимпиадасы ел саен 24 фән буенча 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр үткәрелә. Ул дүрт этаптан тора: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Дүрт ел дәвамында гамәлдә булган олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары дипломнары Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукы бирә.