Лаеш районында экологлар законсыз җир эшләре алып барган хокук бозучыны тотканнар

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгына Лаеш районының Сокура авылы янындагы Мишә елгасының су саклау зонасында законсыз җир эшләре алып барылуы турында мөрәҗәгать килде.

Үзәк территориаль идарә инспекторлары елганың су саклау зонасы территориясен тикшерү өчен оператив рәвештә рейдка чыктылар. Урында алар техникага тап булдылар, шофер аңлатуынча, аның җир эшләренә рөхсәт документлары булмаган.

Әлеге җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карый, шуңа күрә эш материаллары Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгән. Шулай ук әлеге факт буенча мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлегенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International