Совет районында экологлар чүп-чар белән тулган чокырны ачыклаганнар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Совет районы Питрәч урамындагы 2ж  йорт янындагы чокырны күмеп кую турында мөрәҗәгать килде.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыгып, төзелеш калдыклары белән пычранган туфракны табалар, ул законсыз рәвештә чокырга ташланган була.

Җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү өчен белгечләр тарафыннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә запрос җибәрелгән.

Шуннан соң милекчегә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны тыю турында кисәтү ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International