Мәскәүдә «Экология» XIV Халыкара форумы узачак

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Мәскәүдә 5-6 июньдә «Экология» XIV Халыкара форумы узачак. Чара Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә һәм Экологлар көненә багышлана. Форум Дәүләт Думасы, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, шулай ук хакимиятнең төп органнары ярдәме белән оештырыла. Ел саен анда Россиянең 70 төбәгеннән 1200дән артык кеше катнаша.

Чараның төп максаты-яңа геосәяси һәм икътисади шартларда Россиянең экологик үсешен тәэмин итү стратегиясен билгеләү һәм төзү өчен хакимият органнары, бизнес һәм җәмәгатьчелек тырышлыкларын берләштерү.

Форум кысаларында күргәзмә узачак, анда кунаклар табигатьне саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән идарә итү, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү өлкәсендә уңышлы проектлар һәм технологик инновацияләр белән таныша алачак.

Тулырак мәгълүмат форум сайтында урнаштырылган: https://forumeco.ru/conf2023/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International