Икеайлык кысаларында 793 хокук бозу очрагы ачыкланган инде. Бүген экологлар һәм журналистлар санитар-экологик рейдка киттеләр

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары   министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында чүплекләргә рейдка чыктылар.

Рейдның беренче ноктасы Казан шәһәренең Мәскәү районы Фурманов урамы, 13 адресы буенча урнашкан чүплек булды. Биредә иске биналар сүтелә, нәтиҗәдә төзелеш калдыклары чүплеге барлыкка килә. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш, экологлар Мәскәү район судына территорияне тиешле санитар-экологик хәлгә китерүне таләп итеп дәгъва гаризасы җибәргәннәр. Экологларның дәгъва таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелгән, әмма чүплек әлегә бетерелмәгән.

Рейдның чираттагы ноктасы Гудованцев урамындагы 51 нче йорттагы зур чүплек була. Монда төзелеш калдыкларын КАМАЗлар алып килә. Бүгенге көндә чүплекнең биеклеге 9 метр, ә күләме 1065 куб. м тәшкил итә.

«Быел март аенда Экология министрлыгына бирегә калдыклар китерелүе турында мәгълүмат килде. Җирле халык ярдәмендә монда чүп-чар китерелгән транспорт чаралары турында мәгълүмат алынган. Бу машиналарның хуҗаларына карата закон нигезендә чаралар күрелә. Җир кишәрлеге хуҗасына чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Әгәр ул чүплекне җыештырмаса, зыянны капларга туры киләчәк, андагы сумма җитди», – дип сөйләде журналистларга Үзәк территориаль идарәнең баш белгече Вадим Габдуллин.

Өченче нокта-Үзәк Мариуполь урамы, 49 адресы буенча контейнер мәйданчыгы. Монда чүплек тулы контейнер мәйданчыгы аркасында барлыкка килгән.

«Региональ операторлар чүп-чарны контейнер мәйданчыкларыннан вакытында чыгарырга тиеш, ә район администрациясе контейнер мәйданчыгы тиешле хәлдә булсын өчен контрольдә тотарга тиеш. Администрациягә мәгълүмати хатлар җибәрелгән», - дип төгәлләде Вадим Габдуллин. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр дә халыкның чүп-чарны чыгару белән дә шундый ук проблемасы булса, муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына һәм административ-техник инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Төп максат торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү һәм территорияләрне кар катламы эрегәннән соң тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү. Татарстан буенча санитар-экологик икеайлыкның беренче атнасында министрлык һәм ведомстволарның күзәтчелек органнары тарафыннан 793 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 173се бетерелгән, 161 беркетмә төзелгән, 113 мең сумлык административ штраф салынган. 369 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, 101е юкка чыгарылган.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 673 мөрәҗәгать килгән. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан икеайлык башыннан 26,9 мең куб. м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 67,6 мең кеше һәм 1 349 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, 1761 агач һәм куак утыртылган, юлларны, тукталыш павильоннарын чистарту үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International