Менделеевск районында экологлар табигатьне саклауны бозуның ике очрагын ачыклаган

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә Менделеевск районына мониторинг үткәрделәр.

Менделеевск районының Монай  авылын тикшерү барышында Менделеевск районы башкарма комитеты җирләренә калдыкларны законсыз җыю факты ачыкланды. Экологлар район башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү турында кисәтү юлладылар.

Шулай ук биологик чистарту корылмаларыннан агынты суларны җирлек рельефына агызу һәм аларның су объектына эләгү ачыкланган. Министрлык лабораториясе хезмәткәрләре ташландык урында су һәм туфрак үрнәкләрен алды.

Анализ нәтиҗәләреннән соң административ  чараларны кабул итү турында карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International