ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2023 ел
җомга

Экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районына мониторинг үткәрделәр. 2 торак пунктта рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары ачыкланган.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары чәчәк аткан алма агачларының фотолары белән уртаклашалар.

«Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына» X Бөтенроссия экологик-патриотик һәм мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Педагог һәм укытучы  елына багышлана.

Экологик икеайлык кысаларында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «РЖД» ААҖ вәкилләре белән берлектә юл полосасының санитар торышын тикшерү буенча рейд үткәрделәр.

«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге» ассоциациясе чүп-чар чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру башлады.

Су һәм туфрак үрнәкләрен сайлау һәм анализлау ничек бара? Аквадистиллятор нәрсә ул, ул нәрсә өчен кирәк һәм ничек эшли? Балаларга бу сорауга җавапларны табарга ТР Экология һәм табигать  ресурсларпы министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге экологлары  ярдәм итте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бу очрашу лаборатория эшен бәяләү генә түгел, ә һөнәр белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә булды.

Мәскәү журналистларына биргән интервьюсында ведомство башлыгы декарбонизация буенча республика программасы, предприятиеләрнең ESG-көн тәртибе һәм Министрлыкның пилот проектлары турында сөйләячәк.


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Нурлат шәһәре территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары «Яшел Татарстан» дигән яңа кулланма буенча экологияне өйрәнә башладылар. Узган атнада Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары әлеге экоүзәккә 52 уку әсбаплары тапшырган.

Экология министрлыгына Казанның битараф булмаган кешеләреннән хәбәр килде, алар ял көннәрендә Идел буе районының Түбән Кабан күленә күбек ташлауны теркәделәр. Бүген Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм министрлык лабораториясе белгечләре урынга чыктылар. Тикшерү барышында күлдә күбек табылмаган, әмма табигый су пробалары алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International