Экология министрлыгы инспекторлары республика экоүзәкләренә 632 яңа пособие бүләк иттеләр

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары «Яшел Татарстан» дигән яңа кулланма буенча экологияне өйрәнә башладылар. Узган атнада Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары әлеге экоүзәккә 52 уку әсбаплары тапшырган. «Яшел Татарстан» - табигать турында мәгълүматны аңлаешлы һәм гади итеп бәян итүче китап. Бу уку әсбапларының һәр бүлегендә сигез дәрес бар. Комиклар, тест-тренажерлар, теоретик мәгълүмат, интерактив уен, буяулар, мавыктыргыч биремнәр һәм үз-үзеңне эшкәртү өчен материалларны китап битләрендә табарга мөмкин.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары районнар экоүзәкләренә 600 дән артык яңа китап тапшырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак эше кысаларында 2019 елда 1 сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак» экологик-агарту басмасы, 5 сыйныф укучылары өчен «Яшел Татарстан» уку әсбабы чыгарылды, шулай ук «Яшел Татарстан»Республика тәрбия-белем бирү порталы эшли башлады. 2022 елда «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә «Ышанычлы партнер – экология» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International