Теләче районында хокук бозучыга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 126 880 сум күләмендә капларга кушканнар. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды.
Идел-Кама территориаль идарәсенең өлкән белгече Ильяс Галләмов Алексеевск районының Ялкын мәктәбендә табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрде. Инспектор иске әйберләрне ничек файдалы итеп кулланырга мөмкинлеген сөйләде.
Контроль (күзәтчелек) органнарының профилактик эшчәнлегенең мөһим элементларының берсе булып эшкуарлык субъектларына контроль (күзәтчелек) законнарын үтәү өлкәсендә хаталарны булдырмау буенча чаралар турында мәгълүмат бирү тора, ул, шул исәптән, «Тикшерелгән бизнес» эшкуарлар өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында мондый мәгълүматны порталда урнаштыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Түбән Каманың сәнәгать зонасы районында нефть продуктлары белән цистернаның ярылуы турында хәбәр килде. Кама аръягы территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре урынга киттеләр.
Экологик чараның арадаш нәтиҗәләре турында ТР экология министры Александр Шадриков ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде.
Бүген Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Ләйсән Гыйматдинованың кызы Зәлинә үзенең бабасының истәлеген хөрмәтли. Сәлахетдин Хәйретдинов сугыш башлануга фронтка китә.
250 Чаллы укучысы «Экояз 2023» кысаларында уздырыла торган «Традицияләрдә экология» экорәсемнәр республика конкурсында катнашты. Район этабы йомгаклары буенча комиссия 100 гә якын рәсем сайлап алды. Беренче этапны узган барлык эшләр республика этабында катнашу өчен Казанга җибәрелде.
5 майдан 12 майга кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станция атмосфера һавасында рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән пычратучы матдәләрнең артуын теркәде.
Икенчел чимал ничек эшкәртелә, чүп-чарны ничек дөрес аерырга һәм Экология министрлыгы тарафыннан нинди акцияләр һәм конкурслар бар - бу хакта Чаллы шәһәренең «Чаллы мозаикасы» балалар бакчасында нәниләргә сөйләделәр.
Менә инде бишенче тапкыр тулы состав белән Ык буе территориаль идарә инспекторлары сулык ярларын чүп-чардан чистартырга чыгалар. Бүген – Азнакай шәһәрендә Кара елга. Экологлар ярның 2 километрын чүп-чардан чистарттылар.