Экологлар халык шикаяте буенча оператив рәвештә урынга чыгып, Түбән Кабан күленнән су пробаларын алдылар

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Экология министрлыгына Казанның битараф булмаган кешеләреннән хәбәр килде, алар ял көннәрендә Идел буе районының Түбән Кабан күленә күбек ташлауны теркәделәр. Бүген Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм министрлык лабораториясе белгечләре урынга чыктылар. Тикшерү барышында күлдә күбек табылмаган, әмма табигый су пробалары алынган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек мондый мөрәҗәгать Экология министрлыгына килгән иде инде. Шул вакытта экологлар гариза бирүче белән шунда ук урынга чыгып китәләр һәм күлгә агынты сулар агызыла торган торба табалар. Урыннан агынты һәм табигый су пробалары алынган. Хәзер пробалар эштә. Әлеге торбаның баланс тотучысын билгеләү өчен Казанның Тышкы төзекләндерү комитетына  запрос  җибәрелгән.

Анализ нәтиҗәләре билгеле булгач һәм торбаны баланста тотучыны билгеләгәч, гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International