«МӘХӘББӘТ, МӘҢГЕЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ ХАКЫНА»: Бөтенроссия экологик-патриотик һәм мәгърифәтчелек акциясе башланды

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

«Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына» X Бөтенроссия экологик-патриотик һәм мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Педагог һәм укытучы  елына багышлана.

Акциядә катнашучыларга орлык яки агач үсентеләре утыртырга һәм «Бу агач Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына үсә _____ (агач кем хөрмәтенә утыртылган Бөек Ватан сугышы ветераны  фамилиясе исеме атасының исеме)» дигән исем тактасы куярга кирәк.

Җиңү бакчалары, аллеялары һәм парклары мемориаль һәйкәлләр янында, торак пунктлар территорияләрендә һәм алардан читтә оештырылырга һәм утыртылырга мөмкин.

Акциянең төп максаты-экологик һәм рухи-әхлакый культураны формалаштыру, Ихтыярыйлыкны  (волонтерлыкны) үстерү, акциядә катнашучыларны агач утырту, аларны карау ысулларына өйрәтү һ. б.

Утыртуны оештыручылар өчен өстәмә мәгълүмат өчен сылтам: подари-земле-сад.рф

Акцияне оештыручылар-«Вятка дәүләт агротехнология университеты» ФДБОУ, «Җиргә бакча бүләк ит» Бөтенхалык экологик хәрәкәте, «Хатын-кызлар берлеге» Киров өлкәсе иҗтимагый оешмасы, Киров төбәк бүлеге, «Россия хатын-кызлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы, «Традиция» фәнни-агарту үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы һәм  «Үзенчәлекле Вятка»  тарихи-мәдәни яшьләр фәнни җәмгыяте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International