ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Чаллыда «РазДельно»  экологик чарасына йомгак ясадылар. Акция «Экояз-2023» конкурсы кысаларында уздырылды. Бер ай дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре калдыкларны сортларга аерырга өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә барлыгы 900 кг макулатура, 130 кг батарейкалар, 70 кг пластик шешә, 52 кг оргтехника, 28 кг пластик капкач җыелган.


9
май, 2023 ел
сишәмбе

Ул медицина мәктәбендә укый, әмма язмыш башкача хәл итә һәм 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, ул 20 яшендә яраланган солдатларны коткару өчен Кызыл Армия сафларына баса. Бик яхшы сугышчан сыйфатлары өчен баш командующий И.В.Сталиннан Рәхмәт хаты ала.


8
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Идел-Кама территориаль идарәсе  белгече Илшат Усмановның үги сеңлесе Элина үзенең бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь укый. Габдулла Миндубай улы Миндубаев 1941 елның августында фронтка китә.


6
май, 2023 ел
шимбә

18 майда Kazanforumда «Тотрыклы үсеш» трегы кысаларында  «Ак барс эзләре буйлап: сирәк очрый торган хайван төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» темасына фикер алышачаклар.


5
май, 2023 ел
җомга

Бүген Төньяк территориаль идарә  белгече Алия Шәймуллинаның кызы Сәфинә үзенең бабасы истәлегенә шигырь укый.

Конкурста актив эчке корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер оешмалар катнаша ала. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай. Быел конкурс 17 номинация буенча үткәреләчәк.

28 апрельдән 05 майга кадәр Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы биш станциясенең икесендә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе теркәлгән.

Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлегендә Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Квест-уенда барлыгы 200дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары да бар.

Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» һәм «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре кызыклы экологик дәрес үткәрделәр.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Россия тимер юллары, Росприроднадзор, «Түбән Кама» милли паркы һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре белән бергә Куйбышев тимер юлының Менделеевск районының Тихоново станциясеннән Ютазы районының Урыссу станциясенә кадәрге участогында рейд үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International