Экология министрлыгы инспекторлары Россия тимер юллары белән берлектә үткәрелгән рейд барышында 5 мең кв. метрдан артык мәйданлы зур чүплек ачыклаган

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Экологик икеайлык кысаларында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «РЖД» ААҖ вәкилләре белән берлектә юл полосасының санитар торышын тикшерү буенча рейд үткәрделәр. Тукай районының «Түгәрәк кыр» станциясеннән Зәй районының «Маврино» станциясенә кадәр тимер юл күрү зонасында өч табигатьне саклауны бозу ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары географик координаталарны, участокларның кадастр номерын билгеләделәр һәм фото-фиксация ясадылар. Чүплекләрнең берсенең мәйданы 5 мең кв. метрдан артык, башка чүплекләрнең мәйданы 140 кв.метр һәм 102 кв. метрдан азрак.

Ачыкланган барлык хокук бозулар буенча участокларның хуҗалары турында мәгълүмат алу өчен Росреестрга һәм Зәй муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына хатлар җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International