Бүген экология министры Александр Шадриков катнашында Татарстанның ESG-кейслары турында махсус репортаж карагыз

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Мәскәү журналистларына биргән интервьюсында ведомство башлыгы декарбонизация буенча республика программасы, предприятиеләрнең ESG-көн тәртибе һәм Министрлыкның пилот проектлары турында сөйләячәк.

2022 елда Татарстан Республикасы экологик күрсәткеч буенча ESG-рэнкингта 1 урынны алды. Бу күрсәткеч өч мөһим аспектка кагыла: әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итү, климат үзгәреше һәм ресурсларны куллану.

 «Республикага югары бәя бирү-гомуми эш. Бары тик хакимият- бизнес- фән һәм җәмгыять үзара хезмәттәшлек иткәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов экология мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Безнең министрлык гамәлгә ашыра торган барлык пилот проектлар аның кушуы буенча һәм аның ярдәме белән гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте интервьюда Александр Шадриков.

Интервьюның тулы версиясе бүген 12.44 һәм 0.41 сәгатьтә «Россия 24» каналында эфирга чыгачак

Карыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International