ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары тарафыннан уздырылган рейд барышында 200 кв. метрдан артык чүплек табылган

2023 елның 12 мае, җомга

Экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районына мониторинг үткәрделәр. 2 торак пунктта рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары ачыкланган.

Иске Аксубай авылында табылган чүплекнең мәйданы 200 кв. метрдан артык, калдыклар дүртенче куркыныч класска карый. Икенче хокук бозу Яңа Аксубай авылы читеннән йөз метр төньяк-көнбатыштарак теркәлгән. Монда шулай ук рөхсәтсез көнкүреш чүп-чарларын  ташлаганнар. Территориянең пычрану мәйданы 100 кв. м.

Ачыкланган фактлар буенча Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Яңа Аксубай һәм Иске Аксубай районнары башкарма комитетлары адресына табигатьне саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында кисәтүләр ясалды. 60 көн эчендә алар чүплекләрне бетерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International