Чаллыда истәлекле алма бакчасы чәчәк атты

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары чәчәк аткан алма агачларының фотолары белән уртаклашалар. Бу урын Экология министрлыгы инспекторлары өчен дә, Чаллы халкы өчен дә истәлекле. Экологлар аны ел саен тәртипкә китерә. Бакча 2005 елда булдырылган, ул вакытта Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Чаллы ветераннары һәм мәктәп укучылары белән берлектә 35 төр алма агачы утыртты. Һәр агачка Бөек Ватан сугышы герое турында мәгълүмат белән карточка куелды.

Алма бакчасы, сугышта катнашучыларны һәм тылда эшләгән кешеләрне искә алу символы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International