Нурлат шәһәре территорияләренең санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча экологлар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре рейд үткәрде

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Нурлат шәһәре территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Венера Мингалиева сүзләренчә, рейд кысаларында Самаренкин, Линейная урамнарында һәм Самаренкин һәм Дуслык урамнары киселешендә 3 рөхсәтсез чүплек ачыкланган. «Җир кишәрлекләре хуҗаларына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу һәм чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр җибәрелгән», - дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International