Буа шәһәренең «АБВГДейка» балалар бакчасының яшь экологлары Идел аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә булды

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Су һәм туфрак үрнәкләрен сайлау һәм анализлау ничек бара? Аквадистиллятор нәрсә ул, ул нәрсә өчен кирәк һәм ничек эшли? Балаларга бу сорауга җавапларны табарга ТР Экология һәм табигать  ресурсларпы министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге экологлары  ярдәм итте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бу очрашу лаборатория эшен бәяләү генә түгел, ә һөнәр белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә булды.

Яшь буалылар - «Дюрасел батарейкаларын тапшырыгыз» Бөтенроссия проектында катнашучылар, шуңа күрә алар үзләре белән территориаль идарәгә 4 килограммга якын эшләми торган батарейкалар алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International