Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары «Традицияләрдә экология» конкурсының беренче этабына йомгак ясадылар

2023 елның 12 мае, җомга

250 Чаллы укучысы «Экояз 2023» кысаларында уздырыла торган «Традицияләрдә экология» экорәсемнәр республика конкурсында катнашты. Район этабы йомгаклары буенча комиссия 100 гә якын рәсем сайлап алды. Беренче этапны узган барлык эшләр республика этабында катнашу өчен Казанга җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, «Экояз 2023» республика конкурсы 1 апрельдә санитария икеайлыгы кысаларында старт алды. 31 майдан соң  нәтиҗәләр ясала һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International