Республиканың Арбитраж суды экологлар файдасына карар чыгарды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Теләче районында хокук бозучыга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 126 880 сум күләмендә капларга кушканнар. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды. Узган ел ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Теләче районының Казаклар авылында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыкладылар. Автомобиль шиналары, салам, полиэтилен һәм агач калдыклары 135 кв. м мәйдандагы территорияне туздырган. Ул вакытта җир кишәрлеге хуҗасына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән булган. Шулай ук экологлар тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән 74 500 сумлык зыян исәпләнгән. Әмма гаепле кеше үз теләге белән хокук бозуны бетерүдән һәм зыянны каплаудан баш тарта. Төньяк территориаль идарә Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва таләпләре канәгатьләндерелә, суд хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итә, штраф күләмен 126 880 сумга кадәр арттыра.

Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International