Экология министрлыгы инспекторлары Түбән Камада нефть продуктлары цистернасы ярылган урында туфрак үрнәкләрен алдылар

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Түбән Каманың сәнәгать зонасы районында нефть продуктлары белән цистернаның  ярылуы турында хәбәр килде. Кама аръягы территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре урынга киттеләр. Территорияне тикшерү барышында сәнәгать зонасы участогында зур йөк цистернасы ярылуы  нәтиҗәсендә нефть продуктлары агып чыгуы ачыкланган. Экологлар туфрак үрнәкләрен сайлап алганнар. Пычранган участокның мәйданы 444 кв. м тәшкил итә. Анализ нәтиҗәләре буенча административ реакция чаралары күреләчәк.

Бүгенге көндә нефть продуктларын аварияле агызу нәтиҗәләре бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International