Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан сорау - инспекторлардан җавап. «Чаллы мозаикасы» балалар бакчасында Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән очрашу узды

2023 елның 12 мае, җомга

Икенчел чимал ничек эшкәртелә, чүп-чарны ничек дөрес аерырга һәм Экология министрлыгы тарафыннан нинди акцияләр һәм конкурслар бар - бу хакта Чаллы шәһәренең «Чаллы мозаикасы» балалар бакчасында нәниләргә сөйләделәр. Чараны «Экояз-2023» конкурсы кысаларында үткәрделәр, экоәңгәмә темасы - «Чүпне аерым җыю». Экология дәресен ике төркемдә уздырдылар. Мәгълүмат тәрбияләнүчеләргә генә түгел, педагогларга да файдалы булган. «Без үзебез дә бүген бик күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләр белдек. Әйтик, төрле төстәге капкачлар җыю акциясендә катнашырга мөмкин булуы турында, шулардан соңыннан язу ручкалары өчен корпуслар әзерләячәкләр. Велосипедның эшкәртелгән калай банкалардан эшләнүе  турында. Балаларны бу бик кызыксындырды», - дип фикерләре белән уртаклаштылар 114 нче балалар бакчасы педагоглары.

Алынган мәгълүматны беркетү өчен, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә «Экология» мультфильмын күрсәттеләр. Чара азагында балалар бакчачыларын Экология министрлыгыннан «Экояз 2023» конкурсында актив катнашкан өчен бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International