Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышында 4000нән артык хокук бозу бетерелгән инде

2023 елның 13 мае, шимбә

Экологик чараның арадаш нәтиҗәләре турында ТР экология министры Александр Шадриков ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, икеайлык башланганнан бирле республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан 5 082 хокук бозу ачыкланган, шуларның 4111е бетерелгән, 1 315 беркетмә төзелгән, 1,2 млн сумлык административ штрафлар салынган. 3 323 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, 79,5% бетерелгән.

Республиканың муниципаль районнары тарафыннан ике айлык чорында полигоннарга 320 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, 12 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, 587 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

«Безнең зур бәйрәм – Җиңү көне алдыннан да эшне аерым билгеләп үтәм. Барлык муниципаль берәмлекләр дә тулы җаваплылык белән  карадылар һәм Дан мемориалларын, обелискларны, истәлекле урыннарны һәм зиратларны тәртипкә китерделәр», - дип хәбәр итте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы

Спикер традицион рейдлар һәм авиаочышлар турында сөйләде. Әйтик, Россия тимер юллары хезмәткәрләре белән 3 уртак рейд үткәрелгән, 13 район, шулай ук Казан һәм Чаллы территорияләре (Яшел Үзән, Биектау, Арча, Кукмара, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Менделеевск, Ютазы, шулай ук Казан һәм Чаллы территорияләре) тикшерелгән. Барлыгы 60 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган.

Һавадан да табигатьне  бозу очраклары ачыклана. 2 авиаочыш үткәрелде, Казан һәм республиканың 16 районы территориясе тикшерелде. (Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Лаеш, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче).

Һавадан тикшергәндә барлыгы 104 хокук бозу  очрагы ачыкланган (13 апрель – 69, 24 апрель – 35). Төп бозулар-рөхсәтсез калдыклар урнаштыру.

Икеайлык башыннан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының подрядчы оешмаларын җәлеп итү  нәтиҗәсендә, автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 4,5 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары (4 535) җыелган, 3 меңнән артык кеше һәм 269 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән рейдлар кысаларында җир кишәрлекләренең чүпләнүенең 58 очрагы ачыкланган. Барлык хокук бозулар буенча гамәлдәге законнар кысаларында чаралар күрелде.

 «Безгә халык хокук бозуларны ачыкларга актив ярдәм итә. Ай ярым эчендә республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә күпсанлы элемтә каналлары аша 2 731 мөрәҗәгать керде. «Мәктәп экопатруле» системасында гына да 1 713 хәбәр килгән, бу мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемасы белән кызыксынуын күрсәтә.

Экология министры санитар-экологик икеайлык ахырына ике атна кала, «Экояз-2023» бәйгесе дә тәмамлануын искәртте һәм анда активрак катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International