Алексеевск районының Ялкын мәктәбендә Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен экодәрес үткәрде

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Идел-Кама территориаль идарәсенең өлкән белгече Ильяс Галләмов Алексеевск районының Ялкын мәктәбендә табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрде. Инспектор иске әйберләрне ничек файдалы итеп кулланырга мөмкинлеген сөйләде. 

Экологлар аларны чүплеккә ташламаска, ә файдалы итеп куллану юлын табарга киңәш итә. Мәсәлән, макулатураны - төрү кәгазе, пластик шешәләрне - җиһаз тукымасына һәм кышкы курткаларга, алюминий банкаларны-велосипедлар һәм мотоцикллар өчен элементларга эшкәртәләр. Шулай ук инспектор укучыларга әйләнә-тирә мохитне пычратмас өчен һәм урман халкына комачауламас өчен урманда үзләрен ничек тотарга кирәклеген искәртте. Ә алынган мәгълүматны ныгыту өчен уен формасындагы балалар инспекторга урман аланын чүп-чардан чистартырга ярдәм иттеләр.

 «Мин балалар өчен дәрес белемле булыр дип өметләнәм, чөнки алган белемнәр укучыларга тормышта файдалы булыр. Хәзер алар чүп - чарны урманда калдырмаслар һәм шәхси әйберләр белән дөрес эш итәрләр дип өметләнәм»,-дип сөйләде ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе өлкән белгече Ильяс Галләмов.

Экодәрестә актив катнашкан өчен укучыларга буяулар һәм уку әсбаплары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International