ТР Экология министрлыгының һаваның пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре бу атнада Казанда 100 меңнән артык үлчәү үтәгән

2023 елның 12 мае, җомга

5 майдан 12 майга кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станция атмосфера һавасында  рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән пычратучы матдәләрнең артуын теркәде. Мәсәлән, Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан Аскза-2дә азот оксиды буенча максималь тапкырлыгы 1,8 булган артулар теркәлгән. Ә «Салават Күпере» микрорайонында Шакиров урамы, 3 адресы буенча урнашкан АСКЗА-5тә максималь тапкырлыгы 1,6 булган күкертле водород буенча арту теркәлгән.

Рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән пычратучы матдәләрнең артуы башка станцияләрендә теркәлмәгән.

Министрлыкның Салават Купере микрорайонына һәм Авиатөзелеш районы территориясенә даими рәвештә күчмә экология лабораториясенең чыгуы дәвам итә. Атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр микъдарының артуы агымдагы атнада теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International