ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать дошманы – чүп-чар» дигән темага экоәңгәмә үткәрделәр.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәре Ләйлә Галимованың улы үзенең бабасын искә ала.

Бу шимбә көнне, 20 майда, «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында «Идел көне» экомарафоны узачак. Ел саен Идел көне елга ярларында республиканың иң актив һәм битараф булмаган кешеләрен җыя.

ТР Экология министрлыгының яшел «Фламинго»сы модернизацияләнгәннән соң Татарстанның су объектларын мониторинглауга керешә. Бу хакта бүген экология министрлыгы хезмәткәрләре республика матбугат чаралары журналистларына махсус матбугат туры турында сөйләделәр.

Ютазы районы мониторингы барышында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Байлар авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 290 кв. м, күләме 232 куб. м тәшкил итә.

Чистай районы территориясен мониторинглау кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ерыклы елгасы буендагы Чистай авылларына кабат чыгып киттеләр.

«Чиста яр» шәһәр плоггинг-йөгереше Чаллыда Табеев яр буенда узды. Ярышларда 21 мәктәп командасы катнашты. Ә аларга «Стоя на воде» Ѕирмәктәбе вәкилләре ярдәм итте, алар көймәләрдә Кама елгасында чүп-чар җыйды. Командаларга берләшеп, активистлар чүп-чарны өч фракциягә бүлеп сортлыйлар: пыяла, пластик һәм башка калдыклар. 45 минут эчендә экойөгереш катнашучылары 80 капчыктан артык чүп җыя алдылар.

Төньяк территориаль идарә  инспекторлары Арча районының Югары Пошалым авылына рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозуны - су объектын законсыз  гидро-техник корылма төзү юлы белән үз белдеге белән биләүне теркәделәр.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Росводресурсы тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы уздырылды.

Чаллыда «Прибрежный» паркы территориясендә «Чиста уеннар» узды. Ярышлар Язгы Чисталык Кубогы кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International