Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Россия суы» акциясендә катнаштылар

2023 елның 12 мае, җомга

Менә инде бишенче тапкыр тулы состав белән  Ык буе территориаль идарә  инспекторлары сулык ярларын чүп-чардан чистартырга чыгалар. Бүген – Азнакай шәһәрендә Кара елга. Экологлар ярның 2 километрын чүп-чардан чистарттылар, 15 капчык чүп-чар җыелды: «Ел саен без ярларыбызны кыш дәвамында тупланган чүп-чардан чистартабыз. Бу акциядә  үзебез дә катнашып һәм халкыбызны катнашырга чакырып, без матур елгаларыбызга һәм күлләребезгә сак караш культурасын формалаштырабыз», - дип уртаклаша Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы 2019 елдан бирле «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнаша. Ярларны чүп-чардан чистарту буенча акция «Экология»  илкүләм проекты («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында үткәрелә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында 1 урынны алды. 2022 елда кабат җиңүче статусын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International