Контроль (күзәтчелек) органнарының профилактик эшчәнлегенең мөһим элементларының берсе булып эшкуарлык субъектларына контроль (күзәтчелек) законнарын үтәү өлкәсендә хаталарны булдырмау буенча чаралар турында мәгълүмат бирү тора, ул, шул исәптән, «Тикшерелгән бизнес» эшкуарлар өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында мондый мәгълүматны порталда урнаштыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла.
Проектның контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара бәйләнеше җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаталар, типовой бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның нигезендә сайтта https://provbiz.ru/ уникаль файдалы белем базасы җыелган, анда тикшерүләр үтү буенча гамәли киңәшләр бирелгән. Порталда 1 300 типлы бозу һәм аларны булдырмау ысуллары, 40 төр контроль буенча интерактив чек-листлар (эшмәкәрләр үз-үзләрен тикшерү өчен) урнаштырылган. Шулай ук сайтта тикшерү барышында барлыкка килгән тормыш ситуацияләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап җыелган.
«Тикшерелгән бизнес» порталының барлык яңалыкларын портал битендә күчүне тәэмин итүче QR-код буенча белергә мөмкин.