ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2023 ел
җомга

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисадый форумын уздыру көннәрендә 18 һәм 19 майда «Фламинго» фәнни-тикшеренү  судносы автомат режимда Казансу елгасы суын анализлый. Нәтиҗәләр реаль вакыт режимында күрсәтелә. Казансу елгасы акваториясенең экологик мониторингын көчәйтү өчен өзлексез тикшеренүләр түбәндәге күрсәткечләр буенча бара: нитрит ионнары, тимер, фосфат ионнары, хлорид-ионнары, марганец ионнары, фенол, эремәле нефть продуктлары, сульфат-ионнар,  болганчыклык, нефть элпәсе, окислану-тергезелеш потенциалы, эрегән кислород, водород күрсәткече һәм температура.

Арча районында ТР Экология министрлыгының санитар-экологик икеайлыгы кысаларында өмәләрдә 1590 кеше катнашты. 1579 куб. м. чүп-чар җыелган, бу – 157 КамАЗ машинасы.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Kazanforumда Татарстан Республикасы  экология министры Александр Шадриков «Ак барс эзләре буенча: сирәк очрый торган хайваннар төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» сессиясендә чыгыш ясады.

А.Гуляев исемендәге скверда «Уяну» экологик фестивале узды. Ел саен бу акция иң актив укучыларны һәм экологиягә битараф булмаган район халкын берләштерә.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Климат үзгәрүенә адаптация стратегиясе буларак яшел икътисад» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда экология министры урынбасары  Ольга Манидичева, Татарстан һәм Беларусь Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре, фәнни хезмәткәрләр һәм уку оешмалары вәкилләре катнашты.


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында экология министры Александр Шадриков һәм Мавритания Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Мөхәммәт Мәхмүт Даһи очрашты.

Токсиклык дәрәҗәсен һәм калдыкларның куркыныч классын ничек билгелиләр? Пробалар ничек алына һәм һава, су, туфрак анализы ясала? Ютазы районы укучылары Экология министрлыгының Экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәге бүлегендә булдылар.

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагында ярны ныгыту буенча эшләр дәвам итә.

«Агачлар — тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы кысаларында конкурсның чираттагы этабы старт алды — илнең төп агачы өчен тавыш бирү башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International