«KazanForum 2023» көннәрендә ТР Экология министрлыгының «Фламинго» фәнни судносы Казансу акваториясендә патрульлек итә

2023 елның 19 мае, җомга

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисадый форумын уздыру көннәрендә 18 һәм 19 майда «Фламинго» фәнни-тикшеренү  судносы автомат режимда Казансу елгасы суын анализлый. Нәтиҗәләр реаль вакыт режимында күрсәтелә. Казансу елгасы акваториясенең экологик мониторингын көчәйтү өчен өзлексез тикшеренүләр түбәндәге күрсәткечләр буенча бара: нитрит ионнары, тимер, фосфат ионнары, хлорид-ионнары, марганец ионнары, фенол, эремәле нефть продуктлары, сульфат-ионнар,  болганчыклык, нефть элпәсе, окислану-тергезелеш потенциалы, эрегән кислород, водород күрсәткече һәм температура.

 Шулай ук Татарстанның «Фламинго»сы агынты суларның тирән сулы ташланмаларын табарга, бу ташланмаларның сыйфатын тикшерергә, видеокамералар белән судагы хокук бозылуларны теркәп барырга, суның гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләрен реаль вакыт режимында үлчәргә мөмкинлек бирә. Судно акваторияне тикшерү буенча бурычларның тулы комплексын хәл итү өчен аппаратура белән җиһазландырылган. Бортта компьютерлар, анализаторлар һәм махсус датчиклар урнаштырылган, алар пычрануны ачыкларга һәм су составының барлык үзгәрешләрен анализларга мөмкинлек бирә.

 

«Планлаштырылган маршрут буенча рейд барышында матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе чикләреннән артып китүе ачыкланмады. Тикшерелгән участокның озынлыгы 22 км. Казансу елгасында эрегән кислородның уртача концентрациясе 26 мг/л, температура 17 градус. Барысы да норма чикләрендә,» - дип сөйләде» «Геоүзәк» ДБУ директорының аналитик эшчәнлек буенча урынбасары Артур Вильданов.

Исегезгә төшерәбез, экологик-аналитик контроль комплексы ТР Экология министрлыгы тарафыннан 1996 елда файдалануга тапшырылды, 2007 елда комплекс беренче тапкыр модернизацияләнде, 2022 елда - икенче тирән модернизацияләнде. 16 майда «Фламинго» судносы  быел беренче тапкыр рейдка чыкты. Россиядә хәзер бары тик 5 шундый судно гына фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Фәнни-тикшеренү корабы шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында куелган бурычларны үтәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International