ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Чаллыда эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча республика акциясенең икенче этабы тәмамланды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районына киттеләр.


21
май, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле югары  киңлекләрне яулаучылар –

полярчылар, Арктика тикшеренүләре ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Полярчылар көне белән котлыйм!


20
май, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстан  экоактивистлары «Россия суы» акциясе кысаларында 45 капчык чүп-чар җыйдылар.


19
май, 2023 ел
җомга

Бүген Кама буе территориаль идарәсе лабораториясе белгече  Рәзилә  Хаҗиеваның кызы - Эльвина үзенең бабасы истәлегенә шигырь укый.

Иртәгә, 20 майда, 9:00 сәгатьтә Адмиралтейство  бистәсе  территориясендә «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында генераль җыештыру узачак. Акция Идел буе көненә багышланган һәм экомарафон форматында узачак.

12-19 майда Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы өч автомат станция атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик күләмнән артуын теркәде.

Чаллы шәһәренең 35нче мәктәбендә «Киләчәккә өлеш» дигән беренче Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри составына ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре керде. Финалга 36 эш үтте. Аларны дүрт секциягә бүлгәннәр: «Экология», «Биология», «Үз эшенең остасы» һәм «География».

Сессиянең модераторы булып «Инфраструктура һәм тотрыклы үсеш финанслары» эксперт-аналитик платформасы җитәкчесе Светлана Бик  чыгыш ясады. Шулай ук сессиядә Россия икътисад фәнни - тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Асия Хәсәнова, Тазар (Кыргыз Республикасы) мобиль кушымтасының генераль директоры Айнур Сагын, DM Analytics Sdn Bhd (Малайзия) идарәче директоры Мөхәммәт Абдул Халид, Пакстан - Катар эшлекле советы рәисе Мәхмүт Аршад катнашты (Пакстан).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International