Бүген Kazanforumда Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков «Ак барс эзләре буенча: сирәк очрый торган хайваннар төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» сессиясендә чыгыш ясады.
Сессиянең модераторы булып Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы департаменты директоры Ирина Макарова чыгыш ясады. Шулай ук сессиядә «Росзаповедцентр» ФДБУ директоры урынбасары Ольга Кревер, ак барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа секретариаты җитәкчесе Чыңгыз Кочоров, «Карым» ҖЧҖ башкарма директоры Әнвәр Әминов һәм башкалар катнашты.
Сессия башында Ирина Маканова билгеләп үткәнчә, сирәк очрый торган хайван төрләрен торгызу — «Экология» илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе. РФ Табигать министрлыгы илдә ак барсларын өйрәнү һәм саклау үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чара планы проектын эшләде. «Илкүләм проект кысаларында без ак барсын саклап калу өчен булган статьяларга махсус үзгәрешләр керттек, анда хәзерге вакытта сүнә барган төркемнәрне реинтродукцияләү һәм көчәйтү буенча эшләр башкару өчен ак барсын торгызу үзәкләрен булдыруга аерым игътибар бирдек», - дип билгеләп үтте модератор. Чаралар планында 10 иң мөһим блок бар. Спикер Татарстанның бу юнәлештәге эшен аерым билгеләп үтте. «Аерым әйтәсем килә, нәкъ менә Татарстан Республикасы ак барсын булдыру инициаторы булып чыкты, ул вакытта әле бу ак барсын өйрәнү һәм саклау буенча беренче үзәк иде. Бу инициатива нәкъ шулай үсеш алды һәм шундый комплекслы планга әверелде», - дип ассызыклады Департамент директоры.
Сессиядә доклад белән ТР экология министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ирбисның бүген сирәк, юкка чыгу хәлендә булган төр статусына ия булуын билгеләп үтте. Гербында ак барс сурәтләнгән Татарстан инде берничә ел ак барсны саклау һәм үрчетү проблемаларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аерым алганда, ТР Экология министрлыгы тарафыннан сирәк очрый торган мәче төрләрен өйрәнү үзәген булдыру проекты гамәлгә ашырыла. Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән чара «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туристлыкны үстерү» федераль проектына кертелде.
«Экология министрлыгы Фәнни берләшмә белән берлектә, шул исәптән Россия Фәннәр академиясе академигы Вячеслав Владимирович Рожнов катнашында, үзәкне булдыру концепциясен эшләде. Татарстанның фәнни-тикшеренү базасы мөмкинлекләрен исәпкә алып фәнни тикшеренүләр программасы әзерләнде», - дип сөйләде ТР Экология министрлыгы башлыгы.
Проект нигезендә, Татарстан территориясендәге «Ак Барс» үзәгендә хайваннарның физик һәм генетик сәләтләрен өйрәнүгә басым ясалачак. Казан федераль университеты галимнәре сирәк очрый торган мәче төрләренең биоматериалларын саклау өчен кулланылачак үз криобанкын алып баралар.
Татарстан инициативасын дәвам итеп, климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, Алтай Республикасы белән берлектә әлеге тау кыры территориясендә проектның икенче мәйданчыгын булдыру тәкъдим ителде - бу «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәге булачак. Объектларны урнаштыру өчен Алтай Республикасының Майма районында «Карым» ҖЧҖ чикләрендә җир кишәрлеге сайлап алынган. Аның мәйданы 9 мең гектардан артык тәшкил итә.
Һәм проект яңадан А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты белгечләренең җентекле фәнни озатуында гамәлгә ашырыла.
Үзәк объектларының составы, аларны урнаштыру, тутыру һәм функционал фәнни белгечләрнең эксперт бәяләвеннән соң гына раслана.
«Фәнни-тикшеренү эшенә Татарстанның Югары матди-техник базага һәм компетентлылыкка ия булган фәнни учреждениеләре дә җәлеп ителәчәк. Эшкә «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге, шулай ук КФУ кушылырга әзер. Казан университеты базасында зур тикшеренүләр үткәрү өчен заманча лаборатория һәм фәнни база булдырылган», - дип сөйләде Александр Шадриков.
Университет белгечләре инде фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрәләр. Этология, физиология, табигатьне саклау, ветеринария, генетика, цитология өлкәсендә студентлар һәм аспирантлар әзерләү алып барыла.
«Канатлы барс – безнең республика символы, ул безнең герб. Минемчә, безнең бурычыбыз – популяцияне саклап калу һәм бу сирәк очрый торган хайваннарның санын арттыру һәм алар үзләренең табигый яшәү урыннарында үзләрен куркынычсыз хис итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», - дип билгеләп үтте экология министры.
Спикер билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Алтайда «Ак барс» үзәген булдыру буенча актив эш алып барыла. Хайваннарның сирәк төрләрен саклау һәм өйрәнү буенча бурычлар Татарстан һәм Алтай белгечләрен берләштерде, дип нәтиҗә ясады Александр Шадриков.
Сессия ахырында модератор Ирина Маканова Татарстанга җылы кабул итүләре һәм республикада хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча алып барылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Тагын бер тапкыр мәйданчык хуҗаларына һәм Татарстан Республикасына һәм ТР Экология министрлыгына инициативалары өчен һәм турыдан-туры республика җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки җитәкчелек тарафыннан иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителгән инициативалар ярдәмендә бу идеяләр тормышка ашырылырга һәм яшәргә хокуклы».