Ютазы районының яшь натуралистлары Экология министрлыгы лабораториясендә булдылар

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Токсиклык дәрәҗәсен һәм калдыкларның куркыныч классын ничек билгелиләр? Пробалар ничек алына һәм һава, су, туфрак анализы ясала? Ютазы районы укучылары Экология министрлыгының Экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәге бүлегендә булдылар. Балалар яшь натуралистлар отрядына кушылды һәм алар өчен лабораториядә нинди анализлар үткәрелүен һәм су объектларының пычрану дәрәҗәсен ничек тикшерүләрен белү бик кызыклы булды.

Мондый экскурсияләр һәм танышу әңгәмәләре, экологлар әйтүенчә, мәктәп укучыларына эколог һөнәре белән якыннанрак танышырга ярдәм итә: «Экскурсиядә катнашучылар, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә белемле балалар. Алар безнең һөнәребез белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Лаборатория эше турында күп сораулар бирделәр», - дип сөйли ТР Экология министрлыгының Экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәге бүлеге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International