ТР Министрлар Кабинеты карары белән 18 майдан ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфасына Алмаз Тугушев билгеләнде

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Алмаз Абзал улы Татарстанның Апас районында туган.

2008 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2019 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлый.

2018 елда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт заказы һәм конкурс сатулары бүлеген җитәкли.

2020 елның 27 мартыннан Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнә.

2023 елның 18 маеннан Алмаз Тугушев Экология министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча кураторлык итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International