Экология министрлыгында Мавритания Республикасы илчесе белән очрашу узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында экология министры Александр Шадриков һәм Мавритания Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Мөхәммәт Мәхмүт Даһи очрашты. Кунакларны сәламләп, Александр Шадриков кыскача табигатьне саклау ведомствосы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде – бу экологик мониторинг, күзәтчелек, җир асты байлыкларыннан файдалану, экологик агарту һәм «Экология»  илкүләм проекты буенча чаралар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанның үзләренә ышанып тапшырылган эшчәнлек өлкәләрендәге тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Александр Шадриков ассызыклаганча, республика ведомствосы эшләнгән практикалар белән уртаклашырга әзер. Очрашу истәлегенә ведомство башлыгы илчегә Республиканың төп символын-канатлы барс статуэткасын бүләк итте. Үз чиратында, Мөхәммәт Мәхмүт Даһи Татарстан экологларының тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм очрашуны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә «Казан Экспо»да «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы уза. Программада 200дән артык эшлекле һәм мәдәни чара планлаштырылган. Иртәгә 11: 40 сәгатьтә Kazanforumда  «Тотрыклы үсеш» трегы кысаларында «Кар барсы эзләре буенча: сирәк очрый торган  хайван төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» сессиясе үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International