Кама Тамагында ярларны ныгыту буенча эшләр 81 процентка башкарылган

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагында ярны ныгыту буенча эшләр дәвам итә. Эшләрнең барышы белән ТР Экология министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, Росводресурсларның Түбән Идел идарәсе Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев, Кама Тамагы районы Башкарма комитеты, «Главинвестстрой ТР» ДКУ һәм «АркадаСтройУниверсал»ҖЧҖ подряд оешмасы вәкилләре танышты.

Объектта  корыч шпунтлар салу буенча эшләр башкарылган һәм арматуралы каркас җыю бара. Объектның гомуми әзерлеге 81%. Ярны ныгыту халыкны һәм социаль инфраструктураны Куйбышев сусаклагычы суларының тискәре йогынтысыннан саклау өчен үткәрелә. Бу урында ярның җимерелү озынлыгы 580 метр тәшкил итә. Җимерелгән зонада 400 кеше яши, торак йортлар, хуҗалык корылмалары һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары урнашкан. Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсе инфраструктурасына суның тискәре йогынтысыннан мөмкин булган зыян 300 млн. сумга якын.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2022 елдан 2023 елга кадәр.әмма, эшләрне быел сентябрьдә алдан тәмамлау планлаштырыла. Эшләрнең бәясе 220,8 млн.сум. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан килә.

Ярның җимерелүенең төп сәбәбе — кар сулары эрү, Куйбышев сусаклагычында су күтәрелү. Бу проблема Кама Тамагында гына түгел. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Экология министрлыгы Татарстанның берничә районында да шундый ук проблемаларны хәл итте. Мәсәлән, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә дамба 2 107 метр озынлыгында  реконструкцияләнгән.

Шулай ук Идел һәм Кама ярларының тагын берничә участогында шундый ук эшләр башкару мөмкинлеге тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International