Арча районында санитар-экологик икеайлык кысаларында 157 КамАЗ чүп-чар чыгарылды

2023 елның 19 мае, җомга

Арча районында ТР Экология министрлыгының санитар-экологик икеайлыгы кысаларында өмәләрдә 1590 кеше катнашты. 1579 куб. м. чүп-чар җыелган, бу – 157 КамАЗ машинасы. 

20 меңнән артык куак һәм агач утырттылган. Арча районында соңгы өмәләрнең берсе шушы ял көннәрендә үтте. Территорияне җыештыруга иҗади коллективлар, оешмалар һәм экоактивистлар чыкты.

Ике айлык кысаларында һәм Теләче районында чистарту эшләре дәвам итә. Биредә өмә «Россия суы» бөтенроссия акциясенә багышланды, аны Экология министрлыгының  Төньяк территориаль идарәсе  оештырды. 50 кеше катнашты, алар  Тюлячка елгасы ярын чүп-чардан чистарттылар. «Россия суы» акциясе кысаларында биредә барлыгы 15 куб.м чүп-чар җыелган. «Өмә һәм уртак хезмәт  экологик культураны формалаштыра һәм үстерә, битараф булмаган гражданнарны берләштерә», - дип тәэсирләре белән уртаклаша акциядә катнашучылар.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы 2019 елдан бирле «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнаша. Ярларны чүп-чардан чистарту буенча акция «Экология»  илкүләм проекты («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында үткәрелә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында 1 урынны алды. 2022 елда кабат җиңүче статусын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International