Татарстанда Идел көне «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында аның ярларын чистартып билгеләп үтелде

2023 елның 20 мае, шимбә

Бүген Татарстан  экоактивистлары «Россия суы» акциясе кысаларында 45 капчык чүп-чар җыйдылар.

Традиция буенча, Идел көнендә Россиянең төп елгасы буенда урнашкан иң зур шәһәрләр «Экология»  илкүләм проектының экологик марафонында катнашалар һәм ярларны көнкүреш һәм табигый чүп-чардан чистарталар. Казанда ярларны чистарту буенча өмә Бишбалта бистәсендә узды, анда 200дән артык кеше катнашты. Акция шулай ук X Нева конгрессының  төбәк экологик атнасына туры китерелде.

Экология министры исеменнән өмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте. Табигатьне саклау ведомствосы министры урынбасары билгеләп үткәнчә, өмәләр бүген илнең бөек елга ярларында урнашкан 15 субъектында уза. Чара «Россия суы»  акциясе кысаларында уза, 9 ел эчендә анда бөтен илдән 8 миллионнан артык волонтер катнашты. Әлбәттә, нәкъ менә сез безнең чараларның төп этәргеч көче булып торасыз», - диде Егор Тарнавский барлык татарстанлыларга катнашулары өчен рәхмәт белдереп. «Нәкъ менә безнең халыкның активлыгы инде икенче ел рәттән республикага Россиянең барлык төбәкләре арасында «Россия суы» акциясендә җиңүче буларга ярдәм итә. Бу масштаблы акциянең төп максаты-әйләнә-тирә мохиткә һәм су объектларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү».

Традиция буенча, Экология министрлыгының өмәсен Рус география җәмгыяте дайверлары да хуплады. Алар Идел төбен кыш көне җыелган чүп-чардан чистарттылар. Водолазлар сөйләвенчә, бүген төбе чиста, чүп-чар аз, нигездә пакетлар һәм шешәләр аз табылган. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков быел дайверлар, татарстанлыларга тыныч кына су коенырга мөмкин булсын өчен, сулыкларыбызның төбен чистартуны дәвам итәчәкләрен һәм барлык экологик акцияләрнең Татарстанда зур популярлык белән узуын билгеләп үтте. Халыкны һәрвакыт су, урман һәм һава чисталыгы проблемасы кайгырткан һәм кайгырта.

Бөтенроссия акциясе бүген Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта, Тверьдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә барды.

Казанда волонтерлар һәм активистлар 45 капчык чүп-чар җыйдылар, шуларның 15 капчыгы – пыяла һәм металл, 18 капчыгы-пластик. Барлык волонтерлар билгеләп үткәнчә, ел саен Идел ярлары чистарак була бара һәм бу экоактивистларны сөендерми кала алмый. Бу көнне волонтерларны кайнар чәй, кыр кухнясы һәм ярышлар белән җылыттылар. Акциягә ушылган һәркемгә рәхмәт! Экология- берләштерә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International