Экологлар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән районы территорияләренең санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча рейд үткәрде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Венера Мингалиева сүзләренчә,  рейд нәтиҗәсендә 2 рөхсәтсез чүплек ачыкланган: Әмир һәм Чирмешән авылларында. «Җир кишәрлекләре хуҗаларына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу һәм чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр җибәрелгән», - дип сөйләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International