Бу ял көннәрендә X Нева халыкара экология конгрессының экологик атналыгы кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре Бумажников бульварында өмә үткәрделәр.
X Нева халыкара экологик конгрессының төбәк экоатналыгы кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре экологик дәрес үткәрделәр. Алексеевск районының 3 нче мәктәбе укучыларына экология министрлыгы инспекторлары кечерәк кардәшләребез турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында сөйләделәр, ә тугызынчы сыйныф укучылары кече сыйныф укучылары өчен «Кошлар дөньясында» дигән викторина үткәрделәр.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра конкурсын үткәрә. Конкурс ел дәвамында барачак, әмма беренче өч җиңүче «Экояз-2023» конкурсына йомгак ясау кысаларында июнь башында ук үз призларын алачак. Бүләк итеп портатив тавыш көчәйтү системасы (иң актив балалар бакчасы яки мәктәп), фотоаппарат (иң актив оешма яки ведомство), ә иң актив катнашучыны велосипед көтә! Сез бу искиткеч бүләкләрнең барысын да җиңеп алырга өлгерәсез әле.
Йөзгә якын Түбән Кама укучысы ачык экодәрестә катнашты. Эко-әңгәмә «Пластикның икенче тормышы» темасына үткәрелде. «Түбән Кама нефть химиясе» хезмәткәрләре алтынчы сыйныф укучыларына полимерларның экологик яктан чиста булуы, аларны икенчел эшкәртү мөмкинлекләре һәм калдыкларны аерым җыю турында сөйләделәр. Чара ТР Экология министрлыгы ярдәмендә X Нева Халыкара Экология конгрессының төбәк экоатналыгы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары X Нева Халыкара Экология конгрессының экологик атналыгы кысаларында Азнакай шәһәренең 5 нче «Кояшлы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып белү дәресе үткәрделәр. Балалар табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеген өйрәнделәр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Алексеевск районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.
Экологик белем бирү буенча Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Нурлат һәм Казан балалар бакчалары базасында узды. Фестиваль «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
1 апрельдә башланган традицион санитар-экологик икеайлыкта 586 меңнән артык татарстанлы катнашты. Эшләргә 16 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. 633 мең агач һәм куак утыртылган.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә «Халык контроле» системасы аша Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән туфракка рөхсәтсез калдыклар ташлауга шикаять килде.
18-20 май көннәрендә «Байтик» сәламәтләндерү лагеренда «Экодулкын» яшьләр экологик оешмаларының VII Республика форумы узды. Форумда Татарстан Республикасының 27 районыннан һәм 63 экологик оешмасыннан 143 экоактивист катнашты.