ТР экология министры Александр Шадриков Полярчылар көне белән котлый

2023 елның 21 мае, якшәмбе

Хөрмәтле югары  киңлекләрне яулаучылар –

полярчылар, Арктика тикшеренүләре ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Полярчылар көне белән котлыйм!

Бу көнне без үзләрен Арктика һәм Антарктиканы өйрәнүгә һәм үзләштерүгә багышлаган кешеләрне: очучыларны һәм диңгезчеләрне, геологларны һәм галимнәрне, метеорологларны һәм төзүчеләрне, башка күп кенә һөнәр вәкилләрен хөрмәтлибез.

Сезнең эшегез экстремаль шартларда авыр хезмәт, сабырлык, тизлек, төгәллек, тирән фәнни белем таләп итә, чөнки кырыс төньяк киңлекләре бары тик батыр һәм чыдам кешеләргә генә буйсына.

Алдагы буыннарның искиткеч традицияләрен дәвам итеп, Сез бүген дә перспективалы төбәкне үзләштерәсез, илнең Арктика зонасының көчле потенциалын булдыруга шәхси өлеш кертәсез.

Бу һөнәрнең беренчел юлбашчыларына – поляр тикшеренүләр ветераннарына һәм хәзерге вакытта «полюсларны яулаучылар»ның иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләргә зур рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре!

Сезгә яңа уңышлар телим, тагын бик күп ачышлар ясарга, төньякта һәм көньякта һәрвакыт беренче булырга!

Сезгә һәм якыннарыгызга шатлык һәм җан җылысы!

 

ТР экология һәм табигать ресурслары  министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International