Чаллы укучылары һәм балалар бакчалары 8,5 мең килограмм батарейкалар җыйдылар

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Чаллыда эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча республика акциясенең икенче этабы тәмамланды. Акцияне оештыручы - ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы. Чаллыда Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары нәтиҗә ясады. Экологлар исәпләвенчә, икенче этапта барлыгы 54 мәктәп, 53 балалар бакчасы һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшлы» реабилитация үзәге катнашкан. Икенче этапта 5233 кг батарейка җыелган.

Иң күп тапшырган мәктәпләр:

- 41 номерлы гомуми белем бирү мәктәбе - 405 кг.,

- 26 номерлы гимназия- 346 кг.,

- 78 номерлы Пушкин пролицейы - 258 кг

Балалар бакчалары арасында:

- «Челнинская мозаика» 114 номерлы балалар бакчасы - 186 кг.,

- «Торнакай»  51 номерлы балалар бакчасы- 113 кг.,

- «Алсу» 2 номерлы балалар бакчасы  - 96 кг.

 Республика акциясе кысаларында  Чаллыда ике этапта тапшырылган батарейкаларның  гомуми авырлыгы 8509 кг тәшкил итте. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү июнь аенда «Экояз - 2023»кә нәтиҗәләрен ясау кысаларында узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International