Сессиянең модераторы булып «Инфраструктура һәм тотрыклы үсеш финанслары» эксперт-аналитик платформасы җитәкчесе Светлана Бик чыгыш ясады. Шулай ук сессиядә Россия икътисад фәнни - тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Асия Хәсәнова, Тазар (Кыргыз Республикасы) мобиль кушымтасының генераль директоры Айнур Сагын, DM Analytics Sdn Bhd (Малайзия) идарәче директоры Мөхәммәт Абдул Халид, Пакстан - Катар эшлекле советы рәисе Мәхмүт Аршад катнашты (Пакстан).
Сессиядә доклад белән ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит торышына тискәре антропоген йогынтыны киметү буенча алып барылган эш Россия масштабларында лаеклы бәя тапкан дип билгеләп үтте. ESG-рейтингында Татарстан экология, социаль һәм идарә сәясәте сыйфаты буенча илнең барлык төбәкләре арасында 2 нче урында тора. Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе кабул ителгән инде.
«Стратегиянең өстенлекле юнәлешләренең берсе-инновацион эшчәнлекне һәм икътисадның югары технологияле секторларын үстерүгә нигезләнгән яңа нәтиҗәле, шул исәптән «яшел» икътисадны формалаштыру. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә «яшел» проектларны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре буларак сәнәгать, энергетика һәм транспортны аерып карарга мөмкин. Энергия нәтиҗәлелеге һәм яңартыла торган энергия чыганаклары өлкәсендә проектлар саны артты», - дип сөйләде экология министры урынбасары Ольга Манидичева.
Сессиядә спикерлар ESG-трансформация компанияләр өчен планетабызның экологиясен һәм чисталыгын саклый алган иң яңа модель дип билгеләп үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын кабул итә. Анда дөньяның 85 иленнән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 15 мең кунак катнаша.
Сессияләрдә Татарстан экология министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Шул исәптән ул экология министрлыгының «Экология» илкүләм проекты кысаларында эшләве турында сөйләде.