Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районында санкцияләнмәгән чүплек ачыклаган

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районына киттеләр. Максат - хокук бозуларны мониторинглау һәм ачыклау. Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек табылган. Билгесез кешеләр көнкүреш чүп-чарларын, биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган  агач калдыкларын  ташлаган. Чүплекнең гомуми мәйданы 96 кв. м, чүплекнең күләме 52 куб. м тәшкил итә.

Табигатьне саклау законнарын бозу факты буенча Иске Икшермә башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү тапшырылган. Аны бетерү өчен 60 көн бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International